2020 нче елның егерме өченче апрелендә «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Яковлева Ләйсән Мөдәрис кызы, Салихова Эльмира Рифнур кызы «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе»программасы буенча дәрес үткәрде. Дәрес өй шартларында социаль хезмәт алучылар өчен лекция рәвешендә узды,темасы «өйдә утырабыз». Дәрес вакытында социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга үз-үзләрен изоляцияләү режимын үтәргә киңәш иттеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә пандемия шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен чаралары турында фикер алыштылар.
Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагоглары ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Минем Ватаным – Татарстан» дигән рәсем конкурсы игълан иттеләр. Конкурсның максаты: балаларда үз халкының традицион мәдәниятен үзләштерү һәм саклау өчен шартлар тудыру, үз Ватаныңа карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү иде. Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты һәм алар бик зур кызыксыну белән катнаштылар.
Бүгенге көндә районыбыз кешесенең гаиләсе карантинда.
Кукмарада коронавирус инфекциясе белән зарарлануның беренче очрагы ачыкланды. Бу турыда район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев хәбәр итте.
Хуҗалыкның 4495 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 125 гектары парга калдырылган, бөртеклеләрне исә – 2000 гектарда, ә азык культураларын 2100 гектарда игәргә уйлыйлар.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында дача сезоны башлануга әзерләнү буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.
Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов коронавирус эпидемиясе шартларында терлекчелек һәм эшкәртү предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итүгә багышланган киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга ярдәм итү өчен грантлар бирүгә мөрәҗәгать итүчеләрне сайлап алу конкурсына документлар кабул итү турында игълан итә. Грантның максималь суммасы 5 млн сум булачак. Төп таләп - крестьян (фермер) хуҗалыгы оешуга 2 елдан артык булмаска тиеш.
Дөньяда котырган пандемиягә дә карамастан, Татарстан аграрийлары бүген кырларда. Уңыш язмышы һәм республиканың азык-төлек иминлеген тәэмин итү алар кулында. Бернигә карамастан, Татарстанда язгы кыр эшләре ашыгыч темплар белән бара.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Р. Ә. Кузюров район башлыгы С. Д. Димитриев белән бергә "Лубян урман-техник колледжында" булдылар.