ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2020 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров терлекчелек тармагының 2020 елның беренче кварталында терлекчелек тармагы үсешенә йомгаклар турында сөйләде.


25
апрель, 2020 ел
шимбә

КӨНДӘЛЕК ОПЕРАТИВ ФАРАЗ

Татарстан Республикасы территориясендә куркыныч метеорологик күренеш турында кисәтү

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе»Федераль дәүләт бюджет учреждениесе мәгълүматлары буенча, якындагы сәгатьтә, көн дәвамында һәм 2020 елның 25 апрелендә кичен Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән бик көчле көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 25-27 метрга кадәр җитәргә мөмкин.


24
апрель, 2020 ел
җомга

Җирлек башлыгы Рөстәм Шәрипов халыктан җыелган үзара салым акчаларын нинди максатларда файдалануларын сөйләде, грантларга да тукталды.

Кукмара районы имам-мөхтәсибе кукмаралыларга социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать итте.

Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлады. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә язып куйды.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы коронавирус эпидемиясе шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итү буенча «Контроль сәгате» формтында киңәшмә үткәрде. Чираттагы видеоконференция режимындагы киңәшмәне Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов уздырды, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе – Татарстан Республикасының Баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов, Россия Кулланучылар күзәтчелегенең (Роспотребнадзор) Татарстан Республикасы Идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина һәм республика АПК предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

Кукмара районында яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк йөз кырык бер кеше «кайнар линия»телефонына шалтыратты. Өлкән яшьтәге кырык ике кешегә волонтерлар ярдәм итте, унбиш комплекслы үзәк хезмәткәрләре, сиксән дүрт кешегә һөнәри консультацияләр бирелде. «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, анда «кайнар линия» хезмәте урнашкан.

Татарстан илдә сөт җитештерү күләмнәре буенча иң алда баручылардан санала, Россия сөтенең 6%тан артыгын Татарстан хуҗалыклары җитештерә.

Заманча терлекчелек фермасының берсе дә заманча идарә итү программаларыннан башка нәтиҗәле эшли алмый. Эшлекле җитәкчеләр моны күптән аңладылар инде, чөнки фермада автоматлаштырылмаган исәпкә алу булмаса, барлык терлекчелек процессларын контрольдә тоту, анализлау һәм аларга идарә итү мөмкин булмас иде.

Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында орлыкчылык тармагын үстерүгә багышланган киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров, «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Рәфис Хбибуллин, «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Кәлимуллин һәм КВС компаниясенең төбәк вәкиле Алексей Җиһаншин катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International