ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2019 ел
җомга

Балаларны кечкенәдән үк китапка ияләштерү, булачак укучыларын тәрбияләү өчен, Югары Күзмес авыл китапханәсе “Шундыкар” балалар бакчасыннан нәниләр чакырды һәм китапханәгә экскурсия ясады.  Балалар китапханәнең ни өчен кирәклеген белделәр; китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштылар. Моннан тыш, удмурт язучылары әсәрләре буенча кызыклы дәрес үткәрелде.  Балалар Вениамин Ившинның «Паймытысь дуннен» китабы белән таныштылар, елның матур вакыты, кышы турында сөйләделәр, шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар таптылар.

5 декабрь көнне Кукмара үзәк китапханә китапханәчесе Загидуллина Гөлнара Фәрит кызы “Шәфкать” терләкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар өчен инвалидлар декадасына багышланган «Мы все можем» исемле уен программасы үткәрде. Балалар төрле викториналарда, уеннарда актив катнаштылар.

 

Иминият пенсияләре законда каралган вакыттан бер айга алданрак индексацияләнәчәк

Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең кул көрәше бүлегендә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Түбән Новгородта узган.

Кукмарада мәктәп компанияләренең район фестивале узды. Аның кысаларында “Галактика” балалар иҗаты үзәгендә укучыларның үз куллары белән ясаган эшләнмәләр һәм сувенирлардан “Минем беренче бизнесым” дигән күргәзмә-ярминкәсе оештырылды.


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

  2019 елның 5 декабрендә  2006 елгы  командалар  арасында хоккей буенча Татарстан Беренчелеге матчы узды

5 декабрь көнне, инвалидлар декадасы кысаларында, Кукмара балалар музыка мәктәбе укытучылары һәм укучылары «Наз» социаль ярдәм үзәгендә «Музыка һәрчак безнең белән» дип исемләнгән концерт оештырдылар.

5 декабрь көнне балалар китапханәсендә якташыбыз, язучы Рәшит Бәшәрнең тууына 70 ел тулу уңаеннан «Кыйбласы – балачак иле» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Чарага А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 4а сыйныф укычылары чакырылган иде. Китапханәче Алсу Баһавиева язучының иҗаты белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең күңелле һәм гыйбрәтле шигырьләрен сөйләделәр. Аның шигырьләре балаларда хезмәт сөючәнлек, хакыйкать, ихласлык, хайваннар һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган. Соңыннан викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

5 декабрь көнне Ватан Геройлары көне уңаеннан, Кукмара үзәк китапханәсендә, Ч.Т.Айтматов исемендәге №1 гимназияда укучы урта сыйныф укучылары өчен, педагог –китапханәче Салихова Ф.М. белән берлектә «Отечеству верны» дигән патриотик сәгать үткәрелде. Китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы укучыларны әлеге датаның тарихы, Россия геройлары, Советлар Союзы геройлары, безнең төбәк геройлары белән таныштырды. Геройларның батырлыгы һәм тыныч тормышта төрле өлкәләрдә батырлык күрсәткән геройлар турында сөйләде. Чарага китап күргәзмәсе эшләнде һәм электрон презинтация күрсәтелде.

"Кайнар линия» нең эш вакыты: 09.00 – 17.00 2019 елның 9 декабре. 
 
«Кайнар линия» телефоннары: (843) 236-00-71 – «кайнар линия»  нең төп телефоны; 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International