«Кыйбласы – балачак иле» әдәби кичә

2019 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

5 декабрь көнне балалар китапханәсендә якташыбыз, язучы Рәшит Бәшәрнең тууына 70 ел тулу уңаеннан «Кыйбласы – балачак иле» дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Чарага А.М.Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 4а сыйныф укычылары чакырылган иде. Китапханәче Алсу Баһавиева язучының иҗаты белән таныштырды. Балалар шагыйрьнең күңелле һәм гыйбрәтле шигырьләрен сөйләделәр. Аның шигырьләре балаларда хезмәт сөючәнлек, хакыйкать, ихласлык, хайваннар һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган. Соңыннан викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International