ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшь авыл эшкуарлары «Россиянең яшь эшкуары-2019 " Бөтенроссия конкурсында катнаша ала. Конкурста катнашу өчен түбәндәге сайтта анкета тутырырга кирәк: molpred-116.ru һәм почтага җибәрергә info.mpr2019rt@mail.ru турыдан-туры бүген. Гаризалар кабул итүнең соңгы көне – 30 сентябрь. Һәр теркәлгән кеше СММ буенча онлайн-курс бүләк алачак.

Соңгы  бер  атна  эчендә  республикада    1,4 мең га бәрәңге, 500 га яшелчә җыелды,   256 мең  тонна шикәр  чөгендере  чыгарылды.  Шул  чор  эчендә  Татарстанның  шикәр  заводларында   20,4 мең тонна  шикәзр  комы  җитештерелде.    Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  сөйләде.  

27 сентябрьдә "Атлант" Яшел Россия" Бөтенроссия экологик өмәсе кысаларында клуб территориясен яшелләндерде. Яшелләндерүдә клубтан 5 иреклеләр катнашты.


28
сентябрь, 2019 ел
шимбә

2019 елның 28 сентябрендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, анда Кукмара муниципаль районының мәгариф оешмалары катнашты

2019 елның 4 сентябрендә методистларның квалификациясен күтәрү курслары кысаларында, «өстәмә белем бирү өлкәсенә кураторлык итүче методистның һөнәри эшчәнлегенең оештыру-методик нигезләре» темасы буенча стажировка мәйданчыгы оештырылды. Чара Кукмара шәһәренең «Галактика балалар иҗат үзәгендэ» утте.

 

1 октябрьдә 9.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Кукмара шәһәренең «Тылсым» халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге базасында суд приставлары, прокуратура, Эчке эшләр һәм социаль хезмәтләр, опека һәм попечительлек органнары вәкилләре катнашында алимент түләүләре мәсьәләләре буенча кабул итү оештырылачак)


27
сентябрь, 2019 ел
җомга

2019 елның 27 сентябрендә  инструктор- методисты Галиева Ф.Ф. балаларның ата-аналары белән әңгәмә үткәрде һәм «коррупциягә ничек каршы торырга» дигән белешмәлекләр таратты.

Өлге авылы китапханәчесе клуб каршында оештырылган “Ак калфак” оешмасының чираттагы күчмә утырышында катнашты. Китапханәче тарафыннан төзелгән “Ак калфаклы халкым мәңге яшәр” дип исемләнгән күргәзмә өлкәннәрнең күңеленә хуш килде.

26 сентябрь көнне китапханәче Саттарова Лилия Рәис кызы «Салават күпере”иҗат клубына йөрүчеләр өчен «ТАССР ның күренекле кешеләре» дигән информацион сәгать үткәрде. Электрон презинтация күрсәтелде. Чара барышында Лилия Рәис кызы килгән кешеләрне ТАССР төзелүнең тарихы, республикабызның күренекле кешеләре, Татарстанның үткәне һәм бүгенгесе белән таныштырды. Чарада катнашучылар үзләренең ТАССР  белән бәйле истәлекләре, фикерләре  белән  уртаклаштылар. Ахырдан Татарстан, туган як турында  үзләре язган шигырьләрен, әсәрләрен укыдылар.

Югары Күзмис авылы китапханәчесе югары сыйныф укучылары өчен «Без террорга каршы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгать үткәрде. Укучылар 2004 елның сентябрендә Төньяк Осетия Республикасының Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбендә фаҗигале вакыйгалар хроникасы-хикәясен тыңладылар. Шулай ук җәмәгать урыннарында куркынычсызлык кагыйдәләре һәм теракт вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Очрашу видео - презентация карау белән үрелеп барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International