25 сентябрь көнне балалар китапханәсендә «Росинка» клубының чираттагы утырышы булып узды. Клуб җитәкчесе Гөлфия Хафизова Бөтендөнья диңгез көненә багышланган «Диңгез һәм океаннар буенча» табышмаклар турниры үткәрде. Турнир 4 өлешттән тора иде: «Нәрсә белән дә булса», «Диңгез», «Кешеләр һәм диңгез», «Диңгез халкы». Кызыклы һәм мавыктыргыч табышмаклар балаларга диңгез тирәнлегендә яшәүче кальмар, кит, морж, диңгез йолдызы, медуза турында искә төшерделәр. Чара китапларга күзәтү белән тәмамланды.
Сәрдекбаш авылы китапханәчесе башлангыч сыйныф укучылары белән “Хуш киләсең, Сөмбелә!” бәйрәме үткәрде. Бакчада үскән җиләк-җимешләр һәм яшелчәләрдән күргәзмә ясалды. Чара көз фасылына багышланган табышмаклар, җырлар күңелле уеннар уйнау белән тәмамланды .
Түбән Комар авылы китапханәчесе югары сыйныф укучылары өчен «Минем яраткан героем» дип исемләнгән сәнгать иҗаты белән таныштырды. Чара барышында балалар яңа кайткан китаплар белән таныштылар, үзләренең укылган әсәрләре һәм яраткан геройлары турында сөйләделәр. Чара ахырында барысы да өйләренә яңа китаплар белән кайтып киттеләр.
Ош-Юмья авылы китапханәчесе өлкән сыйныф укучылары өчен «Безне туендыручы үсемлекләр» дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Балалар яшелчәләр турында табышмаклар чиштеләр, уеннар уйнадылар, үзләре шигырьләр сөйләделәр.
Ош-Юмья авылы китапханәчесе төрле яшьтәге балалар белән «Милли костюмнар» дип исемләнгән сыйныф сәгате үткәрде. Чара барышында балалар төрле аяк киеме, зәркән бизәкләре турында белделәр.
Трыш авылы китапханәчесе “Балачак иленә сәяхәт” клубына йөрүче кече яшьтәге балалар белән “Уңыш бәйрәме” үткәрде. Бәйрәмдә төрле конкурслар һәм викториналар үткәрелде.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан табибларына яңа ашыгыч ярдәм машиналарыннан ачкычлар тапшырды
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан табибларына яңа ашыгыч ярдәм машиналарыннан ачкычлар тапшырды. Республиканың муниципаль берәмлекләре барлыгы 70 берәмлек техника алды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада сәламәтлек саклау учреждениеләренең автомобиль паркын яңарту буенча масштаблы программа гамәлгә ашырылган. Быел барлыгы 187 автомобиль, шул исәптән 4 мобиль комплекс һәм 43 автомобиль өлкән яшьтәге кешеләрне йөртү өчен тапшырылды.
«Без әлеге программаны тәмамлыйбыз. Бүген 70 машинадан торган соңгы партия тапшырылачак. Бу транспорт безнең медицина хезмәткәрләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итәчәк дип саныйм», - диде ТР Президенты.
Барлык автомобильләр ашыгыч медицина ярдәменең оператив чараларын, пациентларның торышын транспортлау һәм мониторинглау, шулай ук Госпитальгә кадәрге этапта интенсив терапия уздыру өчен әзер.
24 нче сентябрь көнне мәдәният хезмәткәрләренең Вахит җирлегендә семинар - җыелышлары узды. Әлеге җыелышта мәдәният өлкәсе, "Ак калфак" оешмасы эшчәнлеге, Вахит җирлеге белән таныштырылды. 11сентябрь дә узган "Ак калфак"оешмасының кучмә утырышка үз көчләрен керткән һәр хезмәткәргә рәхмәт сүзләре әйтелде, бүләкләр тапшырылды. Шулай ук "Татар егете", "Татар кызы" бәйгеләренең старт алынганы әйтелеп, анлатма эшләре башкарылды. Шулай ук Хөсәинова Раниягә безнен район данын яклап үз көчен куйганы өчен бүләк тапшырылды. Соңыннан аның Казанда,Арча да күрсәтелгән чыгышлары үрнәк иттереп мәдәният хезмәткәрләренә күрсәтелде.
24 сентябрь көнне район мәдәният йортында традицион "Сөмбелә"халык бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм программасында көзге уңыштан күргәзмә оештырылды, ул һәвәскәр бакчачылар әзерләгән иде. Күргәзмәдән соң бәйрәм сәхнәгә күчте, анда бәйрәм концерты һәм күргәзмәдә катнашучыларны төрле номинацияләрдә бүләкләү булды. Күргәзмәдә катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
23 сентябрьдә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының мәктәп этабы старт алды. Беренче көнне информатика буенча олимпиада узды, анда 200 дән артык укучы катнашты.