ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2019 ел
җомга

  2019 елның 14 июнендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  шәфкать туташы Гайнанова Д. Г. «Ашказаны-эчәк авыруларын профилактикалау» темасына балалар өчен чираттагы «Медицина сәгате» үткәрде.

Яңа уку елына әзерлек барышында мондый ярдәм районда 152 балага күрсәтеләчәк

Алар Вахитов исемендәге хуҗалыкның мегафермасында, Кукмара аграр көллиятендә булдылар

14 нче июнь көнне Березняк авылы китапханәсендә кече яшьтәге мәктәп укучылары белән “ Барлык һөнәрләр дә яхшы, барлык һөнәрләр дә кирәк” дип исемләнгән уен-калейдоскоп үтте. Чара барышында балалар игътибарына һөнәрләр турында шигырьләр укылды, табышмаклар, мәкальләр әйтелде, төрле профессияләрне яктырткан китапларга күзәтү үткәрелде. Соңыннан “Һөнәрләр күптөрле” дигән презентация күрсәтелде. 

14 июньдә китапханәче Хафизова Гөлфия 4нче мәктәп каршындагы лагерьда ял итүче балалар өчен “Кояшлы аланда” дип аталган экологик уен-сәяхәт үткәрде. Чара барышында балалар үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының күптөрлелеге турында кызыклы мәгълүмәтләр белде, викторина сорауларына җавап бирде, үсемлекләр һәм хайваннар турында табышмаклар, кроссвордлар чиште, китапханәче тарафыннан бирелгән төрле экологик ситуацияләрне чиште. Алынган материалны табигатькә сакчыл караш турында гыйбрәтле видеороликлар карау белән ныгыттылар. Соңыннан чара саф һавада дәвам итте, анда укучылар төрле уеннарда һәм конкурсларда актив катнашты.

Пычак авылы китапханәчесе мәктәп яны лагерында ял итүче балалар өчен «Күңелле стартлар " дип исемләнгән спорт-уен программасы оештырды. Балалар туп ыргыту, скакалка белән сикереп төрле эстафеталарда уздылар. Ярышларда катнашучылар бик көчле уңай эмоцияләр алдылар һәм аз вакыт эчендә физик һәм рухи яктан үсеш алдылар.

12 июнь-илебезнең иң яңа тарихында үзенчәлекле дата. Россия көне-күпмилләтле халкыбызның бердәмлеген, Бөек суверен һәм бәйсез дәүләтне символлаштыручы бәйрәм. Шул максат белән Балдыкнә авылы китапханәчесе, Югары Кузьмес китапханәчесе Төхтарова Валентина белән берлектә мәктәп лагерында ял итүче балалар өчен «Россия-минем Туган илем» дип исемләнгән бәйрәм уеннары оештырдылар. «Россия балалар өчен» китабына күзәтү үткәрелде. Балалар зур кызыксыну белән рус рәссамнарының картиналары белән таныштылар. 

13 июнь көнне 18.00-20.00 сәгатькә кадәр Комсомол мәйданында ачык һавада уку оештырылды. Китапханәчеләр паркта ял итүчеләр өчен китап-журналларга обзор үткәрделәр.

Россия көне уңаеннан Буҗи авылы китапханәсендә балалар өчен “Россия минем Ватаным!” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Укучылар хозурына Россия тарихы, аның күренекле шәхесләренә багышланган “12 июнь-Россия көне” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Республика символлары, җитәкчеләре, россиянең җиде могҗизасы булган тарихи урыннар, күлләр, таулар белән чарада катнашучылар виртуаль сәяхәт вакытында электрон презентация аша таныштылар.

Зур Сәрдек авылы китапханәсендә Россия көне уңаеннан мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүче балалар белән "Безнең дәүләт - Россия" дип исемләнгән информацион сәгать үткәрде. Чара барышында балалар законнарны кемнәр уйлап таба, илебезнең бәйсезлеге, бөек Россиянең мәдәни мирасы, кеше хокуклары һәм бурычлары турындагы мәгълүматларны бик кызыксынып тыңладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International