Кукмарада яңа ЗАГС бинасы салыначак

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Кукмарабызда сөенечле зур вакыйга булды: яңа төзеләчәк ЗАГС бинасының беренче нигез ташы салынды. Кукмаралыларның сөенечен район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе начальнигы Альбина Шәвәлиевалар уртаклашты. Шулай ук тантанага быел үзләренең алтын туйларын билгеләп үткән Сәйдә һәм Рәфкать Закировлар, шушы көннәрдә генә тормыш корган Зөлфирә һәм Алмаз Каюмовлар да чакырылган иде.

-Республика программаларының барысында диярлек уңышлы гына катнашып киләбез. Парк-скверлар, яңа йортлар, социаль объектлар төзелә, юллар тәртипкә китерелә. ЗАГС бинасы да Кукмарага бик кирәк иде. Әлеге бина “Бердәм Россия” сәяси партиясе программасы нигезендә сафка басачак. Без аны яз айларына файдалануга да тапшырырга ниятлибез, - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International