Байлангар мәдәният йортында Р. Ярмиевның “Бай угланнар китабы”н тәкъдим итү кичәсе булды

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

14 октябрь көнне Байлангар мәдәният йортында Рафаэль Камал улы Ярмиевның “Бай угланнар китабы”н  тәкъдим итү кичәсе булып узды. Китап Байлангар авылы җирлеге тарихына багышлап иҗат ителгән. Автор үз китабында авыл тарихын, аның тырыш, уңган халкын, хезмәтләрен чагылдырган. Бәйрәм кичәсендә авыл халкы, язучының дуслары, бергә эшләгән хезмәттәшләре, әдәбиятны үз итүчеләр белән беррәттән мәртәбәле кунаклар район башлыгы урынбасары Рәвия Каримуллина, Ветераннар оешмасы җитәкчесе Мияссәр Мансуров, Таип Яхинның нәсел дәвамчылары, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриевлар һәм башкалар катнашты. Бәйрәмгә килгән һәр кунак “Бай угланнар китабы”ның яшь һәм киләчәк буын өчен зур рухи байлык булуына басым ясады, язучыга сәламәтлек, яңа иҗади уңышлар теләде. Кичә район һәм авыл үзешчәннәре башкаруындагы матур җырлар, нәфис сүз, гармун моңнары белән үрелеп барды. Очрашуда катнашкан һәркем яңа китапның озын гомерле булуын, киләчәктә истәлекле бер ядкарь булып саклануын теләп таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International