Бүген Кукмарада өчяклы килешү төзелде

2018 елның 2 феврале, җомга

Бүген биредә студентларның әти-әниләре, аграр көллият һәм ике оешманың берсе - Кукмара тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты белән өчяклы максатчан килешү төзелде.

Бүген Кукмара аграр көллиятенең ресурслар үзәге базасында мөһим вакыйга булды. Ул көллияттә белем алучы студентлар өчен генә түгел, аларның әти-әниләре, Кукмара аграр көллияте һәм шәһәребезнең ике эре предприятиесе – Кукмара тегү фабрикасы һәм киез итек-киез комбинаты, димәк, районыбыз өчен дә мөһим. Бүген биредә студентларның әти-әниләре, аграр көллият һәм ике оешманың берсе - Кукмара тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты белән өчяклы максатчан килешү төзелде. Хәзер студентларга диплом алганнан соң эш эзләп баш ватасы юк - аларның хәзер бер генә максат: тырышып уку. Уку барышында алар предприятиедән югары стипендия алачаклар һәм уку тәмамланганнан соң анда өч ел эшләячәкләр.

Студентларны һәм аларныңң әти-әниләрен район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина да сәламләде:

-Без алгарыш чорында яшибез. Әйләнә-тирәбездә һәрвакыт яңалык, үзгәрешләр бара. Шул исәптән безнең районыбызда да. Без вакыт белән бер аяктан атларга тиешбез, - диде ул.- Бүген әһәмиятле көн. Өч “кит”(Кукмара металл савыт-сабалар заводы, Кукмара тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты) әлеге уңайлы бинада белем алу өчен сезнең өчен барлык уңайлыкларны да тудырдылар. Сезгә сыйфатлы белем алуыгызны һәм әти-әниләрегезне сөендерүегезне телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International