Әдәби кичә Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем, рәхмәт сиңа!”

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе
22 нче февраль көнне Кукмара үзәк китапханәсендә  “Салават күпере” иҗат берләшмәсенең  туган тел көненә багышланган “Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем, рәхмәт сиңа!” дип исемләнгән әдәби кичә  үткәрелде.  Китапханәче Лилия Раис кызы  илебездәге телләр, аларның тарихы турында сөйләде. Җирле язучыларыбыз үзләренең  шигырьләрен укыдылар, хикәяләрен сөйләделәр. Чара электрон презентация белән бәйләнеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International