Дәрес презентация “Туган телем-иркә гөлем”

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

22 февраль көнне балалар китапханәсендә китапханәче Баһавиева Алсу А.М. Булатов исемендәге күппрофильле лицейның 4 в сыйныф укучылары өчен Халыкара туган тел көненә багышланган “Туган телем-иркә гөлем” дип исемләнгән дәрес презентация уздырды.

Балаларга телебезнең бай тарихы, күренекле шәхесләре, халык авыз иҗаты әсәрләре турында мәгълүмат тыңладылар. Халык авыз иҗаты җәүһәрләрен барлауда күп хезмәт куйган Нәкый ага Исәнбәтнең иҗаты белән таныштылар. Телне саклау, югалтмау, гореф-гадәтләрне онытмау-киләчәк буынның бурычы. Балалар кечкенәдән шуны аңлап үсәргә тиеш.

Китапханәче әкиятләр, аларның төрләре, “Алдавыч әкиятләр” турында сөйләде. Укучылар «Мәкальнең ахырын тап», “Тизәйткечне тиз әйт” кебек уеннарда катнашты, мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде, табышмакларга җаваплар тапты, туган телгә багышланган шигырьләр сөйләде. Телне бозып сөйләшү очракларына көндәлек тормыштан алынган мисаллар китерелде.

“Тамчы” китап театрына йөрүче балалар “Шер-а-ля”  әкиятен уйнап күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International