Кукмара укучылары Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча коткаручылары белән очраштылар

2018 елның 30 марты, җомга

Кукмарада язгы ташу алдыннан халыкка кирәкле мәгълүмат җиткерү, аңлату эшләре алып барыла. Мондый эш шулай ук актив рәвештә мәктәп укучылары белән дә үткәрелә.

Бүген Иҗат академиясендә мәктәп укучыларының Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча хезмәткәрләре белән очрашуы булды.

Шәмәрдәндәге 4нче эзләү-коткару отряды коткаручылары Ренат Хуҗин һәм кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Түбән Камадагы бүлегеннән Сергей Федоровлар укучыларга үзләренең эшчәнлекләре, су басу сәбәпләре, ташу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, шулай ук язгы бозда куркынычсызлык кагыйдәләре хакында да сүз булды. Дәресләр фото һәм видеоматериалларны күрсәтү белән бергә үрелеп барылды.

- Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләренең төп бурычы: халыкны, аеруча яшьләрне куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү. Мондый әңгәмәләр эзсез узмас һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен белү күп кенә бәла-казалардан саклап калырга ярдәм итәр дип ышанасы килә, - диде Ренат Хуҗин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International