Бу сынауда бөтен Россия буенча 200 укучы катнашып, һәрберсе үзенең проектын яклаган
Кукмара 4 урта мәктәбе укучылары Лилия Багаутдинова һәм Мөшәррәф Шәмсиевалар (укытучылары – Альбина Якупова) Санкт-Петербург шәһәрендә технология буенча мәктәп укучылар арасында үткәрелгән Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында призер булдылар. Бу сынауда бөтен Россия буенча 200 укучы катнашып, һәрберсе үзенең проектын яклаган. Ә укучыларны югары уку йортларының укытучылары һәм профессорларыннан торган жюри бәяләгән.