«Безнең Ветераннар»

2018 елның 4 мае, җомга

Бөек җиңү көнен билгеләп үтү кысаларында өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән  аларга игътибар күрсәтеп очрашулар оештырдылар.

Өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә бүгенге көндә алтмыш дүрт тыл һәм бер Бөек Ватан сугышы ветеранына социаль хезмәт күрсәтелә.

Шушы көннәрдә бүлекчә хезмәткәрләре Кукмара районы Югары Өскебаш авылында яшәүче тыл ветераны Әхмәтова Нахар Каюм кызында булдылар. Нахар Каюм кызы социаль хезмәтләрдән 2011нче елдан файдалана. Нахар апа 1921 нче елда туган, сугыш башланганда аңа 20 яшь була, әтисе фронтка киткәндә алар әнисе белән биш бала калалар.

Аңа өлкән кешеләрнең хезмәтен башкарырга туры килә,  көн-төн колхозда хезмәт куя. Ул окоп казырга ярдәм иткән, ә  кичләрен солдатларга оекбашлар һәм бияләйләр бәйләгән. Нахар апа Җиңү өчен, Ватан өчен үзенең соңгы көчен биреп эшләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International