“Тоз булмэсенең файдасы”

2018 елның 4 мае, җомга

     Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең “Наз” социаль - тернәкләнү  булегендә 2015 нче елдан тоз бүлмәсе эшли башлады.   Ул Татарстан Республикасынын Министрлар кабинеты оештырган конкурста отылган грантка ясалган. Бу грант  инвалидларның җирле оешмасы белән берлектә отылды.

     Тоз бүлмәсе – тоздан ясалган бина, андатулысынча җир асты тоз пещерасы микроклиматы барлыкка килә. Анда сәламәтләндерү һәм профилактика эффекты күрсәтелә.  Процедуралар музыка һәм тиешле яктырту белән бара, организм тулысынча ял итә.

    Тоз бүлмәсендә тернәкләнү -  төрле яшьтәге кешеләр өчен файдалы һәм рәхәт процедура . Балаларга – иммунитет ныгыту, ОРВИга карата профилактика һәм дәвалану, аллергиягә , сулыш органнарына һәм дерматологик авыруларны дәвалау чаралары булып тора. Өлкән яшьтәге кешеләргә – йөрәк-кан тамырлары авыруларына, нерв системасына уңай тәэсир итә.

     Тоз бүлмәсендәге процедуралар зур популярлык казанды, монда соөиалҗ хезмәтләрдән файдаланучылар һәм түләүле килешү нигезендә йөрүче гражданнар дәвалана.

    Өч ел эчендә тоз бүлмәсендә ике йөздән артык кеше сәламәтләнде. Барысы да дәвалану белән канәгать калды һәм кабат дәвалану курсына киләләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International