Мәмәширдә “Ятим үткән балачак” дигән кичә булды

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

Анда тыл һәм хезмәт ветераннары чакырылган иде

Бөек Җиңүнең 73 еллык бәйрәме якынайган көннәрдә, Мәмәшир авылы мәдәният йортында сугыш чоры балалары өчен “Ятим үткән балачак” исемле кичә оештырылды. Бәйрәмгә әти җылысын татымаган тыл һәм хезмәт ветераннары чакырылган иде. Очрашу чәй табыны артында барды.Төзәлмәс яраларны яңартып, хәтердә калган истәлекләр белән уртаклашып, моңлы матур җырлар тыңлап, бүгенге буынга изге теләкләрен җиткерделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International