Ядегэр авыл жирлеге яналыклары

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

8 май көнне Ядегәр авыл җирлегендә  Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган тантана үткәрелде. Бәйрәм Ядегәр авыл зиратында сугышта батырларча һәлак булган солдатлар истәлегенә куелган кабергә венок салудан башланып китте. Аннары мәктәп яны паркында урнашкан һәйкәл янында митинг уздырылды, венок куелды. Безнең җирлектә 14 тыл ветераны һәм ирләре сугышта һәлак булган 2 апабыз бар. Шуларның бәйрәмгә 4 се генә килә алды. Шулай ук бу көнне бәйрәмгә районнан кунаклар да килгән иде. Митингтан соң бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. Җаваплылыгы чикләнгән Восток ширкәте өлкәннәребезгә бәйрәм күчтәнәче таратты. Олыларыбыз мәктәп укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән концерт программасын рәхәтләнеп карап, үзләренең истәлекле вакыйгалары белән уртаклашып, бәйрәмнән күтәренке рух белән кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International