1 июнь –балаларны яклау көне. Шул уңайдан Березняк мәдәният йортында балалар өчен “Гомер юлын уза кеше, балачагын җитәкләп” дип күңел ачу бәйрәме үткәрелде. Бу чарада балалар туган илебезнең асыл җәүһәрләре белән таныштылар, биремнәр нәтиҗәсендә балалар илебез белән горурландылар, аның матурлыгын тоярга өйрәнделәр. Мероприятиедә 12 бала катнашты.