Хөрмәтле райондашлар, Ураза бәйрәме кунаклары!
Рамазан ае төгәлләнеп, Ураза бәйрәме җитү белән барчагызны ихлас котлыйм. Ураза гаете – мөселманнарның иң бөек бәйрәмнәренең берсе.
Рамазан аеның нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята. Шунысы куанычлы: дин тотучылар рухи-әхләкый нигезләргә һәрвакыт тугырылыклы, Ислам дине традицияләрен кадерләп саклый, шул ук вакытта заман таләпләренә дә җавап бирә.
Бу бәйрәм алга таба да игелек-мәрхәмәт, рухи байлык артуга китерсен, милләтләр һәм диннәр арасында дуслыкны һәм татулыкны ныгытырга ярдәм итсен.
Ураза бәйрәме һәр өйгә, һәр гаиләгә иминлек һәм бәрәкәт китерсен. Барчагызга күңел күтәренкелеге, тыныч-имин көннәр, саулык-сәламәтлек, бәрәкәтле озын гомер телим. Ураза бәйрәме мөбәрәк булсын!
С.Д.Димитриев
Кукмара муниципаль районы Башлыгы