Район мәктәпләрен быел 217 егет һәм кыз тәмамлады. Алар өчен бәйрәм чарасы Кукмараның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда узды.
Чыгарылыш укучыларын, аларның әти-әниләре, укытучыларны, бәйрәмгә килүчеләрне район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров котлады.
- Хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм бәйрәмгә килгән кунаклар, бүген без сезнең белән тантаналы, дулкынландыргыч чарага җыйналдык. Укучыларның уңышларында укытучыларның һәм, әлбәттә, әти-әниләрнең дә өлеше зур, - диде үзенең чыгышында Равия Каримуллина. – Сезне мәктәпне уңышлы тәмамлавыгыз белән котлыйм, сезгә алдагы тормышыгызда сикәлтәсез юллар, хыялларыгызның тормышка ашуын телим.
Укуда аеруча зур уңышларга ирешкән 51 егет-кызга Мактау грамоталары һәм медальләр тапшырылды.
Кукмара гимназиясе:
Гөлназ Әхмәдуллина, Энҗе Бәдретдинова, Райнур Газизов, Әдилә Сәламова, Алмаз Сибгатуллин.
Күппрофильле лицей:
Гөлназ Габдрахманова, Нияз Гайнетдинов, Эльвина Димитриева, Диана Фокина, Зәлинә Хәйретдинова, Рөстәм Шәйхетдинов.
Кукмара 3нче мәктәбе:
Миләүшә Барыева, Диана Иманголова, Руфинә Кәримова, Илһам Фәсхетдинов, Айгөл Әскәрова, Алсу Мохтарова, Айгөл Сөләйманова, Мария Уткина, Азалия Шакирҗанова, Глүс Харрасов.
Кукмара 4нче мәктәбе:
Юлия Батыева, Диана Дамашева, Ләйсән Закирова, Гүзәл Маляева, Ләйлә Сәмигуллина, Алсу Ситдыйкова, Алия Хәсәнова, Фәннур Якупов.
Манзарас мәктәбе:
Ольга Бектина, Хәйдәр Котдусов, Азат Әхмәдиев, Динара Шәфигуллина.
Зур Кукмара мәктәбе:
Динә Садертдинова.
Янил мәктәбе:
Рәмзия Ганиева, Алия Шаһабиева.
Ядегәр мәктәбе:
Гөлшат Закирова, Алия Фәйзуллина, Әдилә Шәяхмәдова.
Лубян мәктәбе:
Ксения Пантелеева, Алена Федорова.
Мәмәшир мәктәбе:
Гөлшат Галиева, Раиф Мөтыйгуллин, Әдилә Хәйруллина.
Байлангар мәктәбе:
Динә Абдуллина, Дилә Әминова.
Сәрдекбаш мәктәбе:
Ландыш Миннемуллина.
Олыяз мәктәбе:
Илүзә Ибраһимова.
Пычак мәктәбе:
Рәсүл Гарифуллин, Ришат Мөликов, Айнур Шәйхетдинов.