Август конференция кысаларында Кукмарада чираттагы секция үтә

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

Укытучыларның республика август киңәшмәсе кысаларында үткәрелүче секция утырышлары бу атнада да дәвам итте.  “Татарстан Республикасында өстәмә белем бирү: үсеш векторы” дигән секция эшендә катнашучы өстәмә белем бирү учреждениеләре директорлары, район укучылар йорты, “Юнармия” һәм башка балалар хәрәкәте буенча кураторлар – барлыгы 210 кеше - шәһәребезнең “Йолдызлык” балалар бакчасында, “Галактика” балалар иҗат йортында, Кукмара 4нче урта мәктәбендә булып, районда өстәмә белем бирү юнәлешендәге эшчәнлек, алдынгы тәҗрибә белән таныштылар. Алар игътибарына укучылар көче белән хәзерләнгән кул эшләнмәләреннән һәм иҗади эшләрдән күргәзмәләр, вокаль ансамбльләрнең, аерым башкаручыларның чыгышлары, күрсәтмә спорт күнекмәләре, мастер-класслар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International