2019 елның 16 мартында мөселман командалары арасында хоккей буенча турнир узды. Турнирда Кукмара шәһәренең «Хыял», Чаллы шәһәренең «Каусар», Түбән Кама шәһәренең «Мәчет», Теләче авылдан командалары катнашты. Турнирның мәртәбәле кунаклары -Кукмара районы Имам – мөхтәсибе Раиф хәзрәт һәм Теләче районы имам – мөхтәсибе Исмаил хәзрәт иде.
Уен нәтиҗәләре буенча Түбән Кама шәһәренең «Мәчет» командасы өченче урынны алды, икенче урын – " Каусар» Яр Чаллы, Кукмара шәһәренең «Хыял» командасы турнирның җиңүчеләре булды.