Түбән Үрәс авылында спорт мәйданчыгы ачылды

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Республика программасы буенча төзелгән мәйданчыкны Казаннан килгән подрядчы оешма хезмәткәрләре эшләгән

Түбән Үрәс авылында сөенечле вакыйга булды. Биредә универсаль спорт мәйданчыгы ачылды. Ул урта мәктәп территориясендә урнашкан. Республика программасы буенча төзелгән мәйданчыкны Казаннан килгән подрядчы оешма хезмәткәрләре эшләгән.

Мәйданчыкны ачу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, “Кукморагрохимсервис” оешмасы директоры Валерий Тимофеев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Алмаз Галәветдинов, Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Ринат Шәмиев, авыл халкы, укытучылар һәм укучылар катнашты.

Чыгышлардан соң флешмоб булды, авыл яшьләре, укучылар командалары арасында баскетбол уены узды.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International