“Автобус 14..30” акциясе кысаларында, Кукмара яшьләре районда яшәү шартларын яхшырту өчен тәкъдимнәрен кертте

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Бүген Кукмарага гадәти булмаган арт-объект рәвешендә автобус килде. “Автобус 14..30” исемендәге акцияне Татарстанның яшьләр эшләре министрлыгы башлап җибәрде. 12 августтан 6 сентябрьгә кадәр республиканың һәр районында үтәчәк акциядә министрлык һәм яшьләр инициативасы төркеме вәкилләре яшьләр белән очрашачак. 

Әлеге проектның җитәкчесе Алла Абросимова сүзләренә караганда, автобус пассажирлары булып, 14 яшьтән 30 яшькә кадәрге яшьләр тора. 

- Акция республиканың барлык шәһәрләре буенча үтәчәк автобус турыннан гыйбарәт. Анда без ачык мәйданчыкта, “галстукларсыз” форматта, яшьләр белән аралашабыз, - диде ул. – Яшьләр исә районда яшәү шартларын яхшырту өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында үз фикерләрен җиткерә алалар, ә республика министрлыгы һәм район җитәкчелеге бу тәкъдимнәрне игътибарга алачак. 

Очрашу Иҗат академиясенең актлар залында узды, анда республика яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов һәм район башлыгы Сергей Димитриев та катнашты.

Яшьләр районда массакүләм йөгерешләр, дискотекалар уздыру, театр, тавыш яздыру студиясе булдыру, яшьләр үзәге ачу һәм башка тәкъдимнәрен җиткерделәр. 

Очрашу ахырында катнашучыларга автобуста диджей белән автобуста шәһәр буйлап йөрү мөмкинлеге бирелде.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International