Өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү кысаларында уку

2019 елның 19 октябре, шимбә

Россия Федерациясендә гомер озынлыгының әкренләп артуы һәм медицина технологияләре үсеше белән бәйле рәвештә, өлкәннәр саны арта бара. Аларның күбесе йорт хуҗалыгын алып бару, үз-үзен карау өчен ярдәм кирәк. Күп кенә өлкән яшьтәге кешеләр ялгыз, алар эмоциональ ярдәмгә, өстәмә аралашуга мохтаҗ.

Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакытлы карау системасын гамәлгә кертү кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәләрендә, октябрь аенда Е.А. Олескина җитәкчелегендә «Картлык-шатлык » хәйрия фонды тарафыннан оештырылган дәресләр узды.

Кукмара районы «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең тугыз хезмәткәре өлкәннәрне һәм инвалидларны карау буенча техникалар һәм күнекмәләр кабул итү буенча 24 сәгатьлек дәрес программасын узләштерде. Дәресләрне төбәк тренеры Артамонова Елена Андреевна үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International