Боз сараенда 2009/10 елгы командалар арасында Россия Бердәм партиясе ярдәмендә Ватан Геройлары көненә багышланган хоккей турниры узды

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

  

2019 елның 1 декабрендә Боз сараенда 2009/10 елгы  командалар арасында Россия Бердәм  партиясе ярдәмендә Ватан Геройлары көненә багышланган хоккей турниры узды. Турнирда  Мамадыш шәһәренең «Олимп», Мари Төрекнең  шәһәренең «Восток», Байлар Сабасынан  «Черные  Пантеры», «Акулы » Кукмара шәһәре командалары катнашты.

    Уеннар нәтиҗәләре  буенча өченче урынны «Черные Пантеры», икенче урынны «Олимп» командасы  алды, турнирда тренер Таһир Нурмөхәммәтов җитәкчелегендәге «Акулы» командасы җиңүче булды.

    «Иң яхшы капкачы» номинациясендә Чыңгыз Сәитов, «Иң яхшы уенчы» - Әмир Юзмиев танылды.

   Кукмара районы башлыгы урынбасары Равия Абдулловна Каримуллина барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм спорт уңышлары теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International