2020 елның 15-16 гыйнварында «Олимп» спорт мәктәбе базасында А.В. Тарасов исемендәге «Алтын алка» клубының яшь хоккейчыларының 2007/08 елгы командалар арасында Бөтенроссия ярышларының республика этабы узды. Ярышларда Арча, Теләче, Кукмара, Байлар Сабасы, Биектау шәһәрләреннән командалар катнашты.
Уен нәтиҗәләре буенча өченче урынны - Арча шәһәренең « Драконы» командасы, икенче урынны – Кукмара шәһәренең « Олимп » командасы , беренче урынны «Биектау» командасы яулады .