Илкүләм проект буенча Кукмара районында Балтач-Шәмәрдән юлы төзекләндереләчәк

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

Төзекләндерү эшләре 38 миллион 448 мең 554 сумны тәшкил итә

2020 елда “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” илкүләм проекты буенча Кукмара районына керүче Балтач-Шәмәрдән юлын төзекләндерергә планлаштыралар. Юлның озынлыгы - 3,25 чакрым. Төзекләндерү эшләре 38 миллион 448 мең 554 сумны тәшкил итә.

2019 елның гыйнварыннан Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган 12 илкүләм проектның берсе – “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары”.

 

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда әлеге илкүләм проект буенча 44 юл челтәре объектын ремонтлаячаклар.

фото: архив/ районный филиал "Татавтодор"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International