“Чиста шәһәр” оешмасы хезмәткәрләре Кукмара урамнарын матурларга, клумбаларга чәчәк үсентеләрен утыртырга керештеләр. Быел барлыгы 38 мең төп чәчәк шәһәребезне матурлаячак. Үсентеләрне паркларга һәм Ворошилов урамнарына, район чикләрендәге клумбаларга утырту планлаштырыла.