Зур Кукмара авылы китапханәчесе авыл яшьләре белән берлектә “Яшьлегеңне агулама” дип исемлләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрде. Соңгы вакытта мәктәп яшендәге балалар арасында начар гадәтләргә өйрәнеп китүчеләр булуы беркем өчен дә сер түгел. Әлеге максатларны күздә тотып, яшүсмерләр белән начар гадәтләрне булдырмау, эчкечелек һәм тәмәке тартуның ни дәрәҗәдә кеше организмына зыянлы икәне турында сөйләнелде.