Пычак авылы китапханәсендә лагерьга йөрүче балалар белән "Мин тормышны сайлыйм " дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде. Чарада китапхәнәче башлангыч сыйныф укучылары өчен наркоманиянең зыяны турында сөйләде,белешмәлекләр буклетлар таратты.
Әсән -Елга авылы китапханәчесе Пычак урта мәктәбе каршында оештырылган җәйге ял лагеренда 1-4 сыйныф укучылары белән әйләнә-тирә мохитне саклау көне уңаеннан экологик- уен үткәрде. Чарада” Энҗе чәчәк” һәм “Умырзая” командалары 6 турда үзләренең көчләрен сынашты.