«Без - Тукай оныклары» фестиваль

2024 елның 27 апреле, шимбә

С.В. Михалков исемендәге үзәк балалар китапханәсе “Салават күпере” балалар бакчасы белән берлектә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган «Без - Тукай оныклары» дигән фестиваль үткәрде. Конкурста төрле яшьтәге балалар катнашты. Китапханәче Закирова Фирдания шагыйрьнең авыр балачагы, иҗади юлы турында сөйләде, аның китаплары белән таныштырды.

Аннары балалар туган телгә, туган якка, аның табигатенә мәдхия җырлап, Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар башкарды, шагыйрьнең әсәрләре буенча үзләренең рәсемнәре, кул эшләре белән  таныштырды, яраткан әкият геройларын сурәтләде.

Фестивальдә катнашучыларга китапханә директоры Касыймова Резидә Хәкимулла кызы грамоталар тапшырды. Чара “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International