Чишмәбаш авылы китапханәчесе кече яшьтәге балалар өчен “Галәм киңлекләренә юл” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Китапханәче балаларга беренче космонавт Юрий Гагарин, аның балачагы, ничек аның күңелендә космонавт булу теләге уяну турында сөйләде. Балалар космонавтның тормышында булган кызыклы очраклар белән таныштылар. Мероприятие барышында презентаия карадылар.