“Язгы мәрхәмәтлелек” атналыгы кысаларында Нырты авылы китапханәчесе төрле катлам китап укучылар өчен “Дәүләт хезмәтен интернет аша” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Ул китап укучыларны порталга теркәлү, аны дөрес итеп файдалану һәм төрле организацияләргә чиратка язылу, түләүләрне интернет челтәре аша гына башкарып булуын күрсәтте. Китапханәгә йөрүчеләр үзләренә файдалы мәгълүмат алды.