Пычак авылы китапханәчесе Арпаяз авылы балалар бакчасына йөрүче балалар белән экология елы уңаеннан “Туган ягым табигате” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрде. Балалар туган ягыбызда яшәүче кошлар, хайваннар, үсемләрләр дөньясы белән таныштылар. Ә ахырдан табигать турында шигырьләр, җырлар җырладылар.