Китапханә дәресе “Китапханә - синең дусларың йорты”

2018 елның 20 марты, сишәмбе

20 мартта балалар китапханәчесе Баһавиева Алсу “Ч.Т.Айтматов исемендәге №1 татар гимназиясе” укучылары өчен “Китапханә - синең дусларың йорты” дип исемләнгән китапханә дәресе уздырды. Балалар китап тарихы, абонемент, уку залы, каталог кебек төшенчә белән таныштылар. Китапханәдә үзеңне тоту, китапка сак караш, китапны ничек дөрес куллану кагыйдәләре турында сөйләштеләр. Презентация ярдәмендә табышмаклар, әкият геройлары темасына төзелгән кроссворд чиштеләр. Викторина сорауларына җавап бирделәр, балалар өчен язылган китап-журналлар, мультфильм  карадылар. Дәрес ахырында балалар өйдә укырга китаплар алды. Китапханә дәресе Мәдәни көндәлекләренә билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International