Кукмарада коръән укучылар бәйгесе була

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Анда барлык теләүчеләр – балалар да, олылар да катнаша ала (яшь чикләнмәгән)

31 март шимбә көнне Кукмара мәдрәсәсе бинасында район күләмендә Коръән укучылар бәйгесе үткәрелә. Анда барлык теләүчеләр – балалар да, олылар да катнаша ала (яшь чикләнмәгән). Катнашучылар яше буенча берничә төркемгә бүленәчәк. Бәйгедә түбәндәге номинацияләр билгеләнә:

1. 5 һәм әзрәк сүрәне яттан белү (балалар өчен);

2. Коръәннең ахыргы 10 сүрәсен яттан белү (“Фил”дән “Нәс”кә кадәр);

3. Коръәннең ахыргы 20 сүрәсен яттан белү (“Әддухә”дән “Нәс”кә кадәр);

4. “Йәсин” һәм “Тәбәрак” сүрәләрен яттан белү.

10, 20 сүрә, шулай ук “Йәсин” һәм “Тәбәрак” сүрәләре төркемнәрендә олылар да, балалар да катнаша ала. Ир-егетләр һәм хатын-кызлар аерым ярышачак. 1, 2, 3нче урын алучыларга бүләк тапшырыла. Башлана 8 сәгать 30 минутта.

 

фото: Салават Камалетдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International