Чара үзешчән сәнгать осталарын ачыклау максатыннан оештырылган
Зур Сәрдек мәдәният йортында "Балкыш" фестиваленең сайлап алу туры булып узды. Үзешчән сәнгать осталарын ачыклау максатыннан район күләмендә оештырылган әлеге чарада, Байлангар авылының бүгенге көндә лаеклы ялда булган абый-апалары да чыгыш ясады. Байлангар мәдәният йортында эшләп килүче "Мирас" ансамбленә йөрүче апалар авылның иң активлары. Алар мәчеттә дин дәресләрен дә үзләштерә, тегү-чигү түгәрәкләренә дә бик яратып йөри, үзешчән-сәнгатьтә катнашырга да вакыт табалар.