“Үрәсбаш” ярдәмче хуҗалыгында семинар булды

2018 елның 23 марты, җомга

“Кукморагрохимсервис” оешмасының “Үрәсбаш” ярдәмче хуҗалыгында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән берлектә семинар-киңәшмә үткәрелде.

Әлеге чарада катнашучылар хуҗалыкның яңа төзелелгән, ремонтланган мал торакларын карадылар, кечкенә бозауларны тәрбияләү, терлекләрнең азык белән тәэмин ителеше турында сөйләштеләр, шулай ук машина-техника ремонты белән таныштылар. Пленар өлештә нәтиҗәләр ясалып, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International