Нәүрәз бәйрәме.

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

          Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр очен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә 29 нчы март көнне Нәүрүз бәйрәме уздырылды.

        Халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштыру максатыннан уздырылган әлеге чарада, үзәктә тәрбияләнүче балалар, аларның әти-әниләре һәм барлык хезмәткәрләр катнашты.

       Бәйрәмчә бизәлгән залда шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, уйнап-биеп күңел ачканнан соң, бәйрәмнең икенче өлеше урамда дәвам итте. Монда бигрәк тә кашык белән кар ташу, аркан тарту, “Капкалы” уеннары балаларның күңеленә хуш килде.

       Балаларның күңелен күрергә, төрле кызыклы уеннар оештырырга “Форпост” оешмасының волонтерлары да ярдәмгә килде.

      Үзәктә тәрбияләнүче Гарифуллина Алиянең Нәүрүзбикә ролен башкаруы, Ханафиев Илгизәр, Ахметова Дилә башкаруында җырлар бәйрәмгә ямь өстәде. Кышны озатып, язны каршы алып, карачкы яндырганнан соң, коймак ашап, самавыр янында чәй эчтек. Мондый зур күләмле, матур бәйрәм-коллективның уртак эш нәтиҗәсе.

                                                                                               Ленар Баймиев, музыка җитэкчесе.

                                                                                               Фәйрүзә Абдуләхәтова, тәрбияче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International