Район башлыгы апрель аеның юбилярларын бәйрәмнәре белән котлады

2018 елның 2 апреле, дүшәмбе

Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан котлый

Апрель аенда Сазтамак авылыннан Майдилбәр Хәмитова үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә, ә Күкшелдә яшәүче Мәнзумә Гыймадиевага, Чуллыдан Миңсылу Маннановага, Балыклыдан Заһит Хамматовка, Зур Кукмарадан Сәлимә Хантимировага, Байлангардан Заһит Сафинга, Чарлыдан Ангелина Шахмаеваларга 90 яшь тула.

Район башлыгы Сергей Димитриев ветераннарны олуг юбилейлары белән ихластан котлый, аларга күңел тынычлыгы, сәламәтлек, балаларының, оныкларының, якыннарының хөрмәтен тоеп яшәүләрен тели.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International