Әңгәмә“Тылсымлы китап иле”

2018 елның 3 апреле, сишәмбе

Олыяз авылы китапханәчесе балалар китабы көне уңаеннан “Тылсымлы китап иле” дип исемләнгән  әңгәмә үткәрде. Укучылар белән бу көннең кайчан, кайда барлыкка килүе, балалар китаплары, авторлары хакында сөйләште. Укучылар үзләренең иң яратып укый торган авторлары аларның китаплары турында сөйләп киттеләр һәм үзләренә ошаган әсәрләрен  укып та күрсәттеләр. Әңгәмә барышында Р. Миңнуллинның “Әни, мин көчек күрдем”, “Алма бабай”, Х. Халиковның “Сакчы күркә”, Ә.  Гаязовның “Мин бәләкәй бит әле”, Л. Лероннын “Җил көймәсе” Р. Вәлиеваның “Ак песи”, Г. Тукайнын “Су анасы”, “Шүрәле”, Ш. Галиевның “Шәвәли шуклыгы”, А. Хәлимнең “Кыяр караклары”, Һ. Такташның “Тәүфыйклы песи” китапларына күзәтү ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International