«Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» программасы буенча чаралар үткәрү

2018 елның 9 апреле, дүшәмбе

Кукмара халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Тылсым» өйгә йөреп  социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  белгечләре,  «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе»  социаль программасын  тормышка ашыру кысаларында  егерме дүрт социаль хезмәтләрдэн файдаланучыларга чаралар үткәрелде.

         Программаның максаты – социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында өлкән яшьтәге затлар, инвалидлар дәрәҗәсен күтәрү, көндәлек тормыш куркынычсызлыгы.

          Бүлекчә хезмәткәрләренең  мондый чараларны үткәрү төп эш булып тора. Агымдагы елның беренче кварталында өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлекчә белгечләре, социаль хезмәткәрләр һәм шәфкать туташлары, бу программа буенча актив шөгыльләнделәр. Әңгәмәләрнең актуаль темалары: «Кар чистарту  кагыйдәләре», «Бозлавык», «Көнкүреш электр приборларын куллану », «Язгы ташу» һәм башкалар.

        Бүлекчә  эченә Кукмара муниципаль районының егерме тугыз авыл җирлеге керә,  әмма Лубян  авылы язгы ташу вакытында  куркыныч зона булганга,  аерым исемлек белән игътибар үзәгендә тора. Лубян авылында  унҗиде өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга, өйгә йөреп  социаль хезмәт күрсәтелә, аларга өч социаль хезмәткәр хезмәт күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International