Кукмара муниципаль районы “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”нең “Наз” социаль - тернәкләнү булегендә тернәкләнү узучы егерме өч кешенең һәр иртәсе “Үзеңә үзең булыш” технологиясе кысаларында дәвалау физкультурасы белән башлана.
Бу технологиягә сулыш алу, сөяк - буын системасын ныгыту, сузылу һәм башка күнегүләр керә. Алар шәхси һәм төркем формасында уза.
Дәвалау физкультурасының максаты: савыгуны тизләтү, хезмәт эшчәнлеген торгызу, өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны актив хезмәт эшчәнлегенә кайтару.