1 апрельдән районыбызда чистарту икеайлыгына старт бирелде. Икеайлык дәвамында Кукмара шәһәрендә һәм авылларда торак йорт яннарын, урамнарны, елга-инеш буйларын, парк-скверларны, балалар һәм спорт мәйданчыкларын чистарту, биналарның фасадларын, элмә такталарны тәртипкә китерү, агачлар утырту бурычы тора. Өмәләрдә барыбыз да актив катнашыйк!