Казан Ратушасында “Татарстанда елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе” республика конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы узды.
Бүләкләнүчеләр арасында кукмаралылар да бар иде. Районыбызның Валентин Иванов җитәкчелегендәге "Разин" иҗтимагый үзидарәсе конкурста беренче урынны яулады.