«Тылсым» исемендәге халыкка коплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге Кукмара районы халкына квалификацияле ярдәм күрсәтү максатыннан, соңгы биш ел дәверендә коммерцияле булмаган оешмалар белән тыгыз хезмәттәшлек итә: социаль-әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру буенча ярдәм эшләре алып барыла, консультациялар бирелә, уртак профилактика чаралары уткәрелә.
13 апрель көнне гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү булеге белгечләре һәм чиркәү хезмэткэре тарафыннан Пасха бәйрәменә карата хәйрия ашы уткәрелде. Бу чарада социаль ярдәмгә мохтаж 11 гаилә катнашты.
Гаиләләр алдында директор урынбасары Инна Геннадий кызы, балигь булмаган балалар белэн эшләүче өлкән инспектор Гөлназ Саубан кызы, күп балалы әни Любовь Степан кызы чыгыш ясады. Әңгәмә барышында мәхәббәт, ышаныч, хөрмәт, зарарлы гадәтләр темалары каралды. Гаилә темасына карата уеннар уткәрелде, истэлекле буләкләр өләшенде.