Бүген җирлегебездә яшәүче иң мөхтәрәм кешеләребезне, Хәдичә (Екатерина) апа белән Сания апаны Бөек Җиңү көне белән котладык. Аларны Бәйрәм белән котларга авыл җирлеге башлыгы Файзуллин Айдар Нәҗип улы, мәктәбебезнең тәрбия эше буенча директор урынбасары Нәбиева Рәмзия Мәүлит кызы, 2 сыйныф укучысы Алсу Айдар кызы, 3 сыйныф укучысы Айназ Илдар улы бардылар.