1941 ел жәенең 22 июнь көнен безнең халык мәңге онытмас… Бөек Ватан сугышы һәрбер гаиләгә орынды. Иң авыр һәм кызганыч еллар.

2018 елның 24 апреле, сишәмбе

1941 ел жәенең 22 июнь көнен безнең халык мәңге онытмас… Бөек Ватан сугышы һәрбер гаиләгә орынды. Иң авыр һәм кызганыч еллар.

Бу сугышны жиңүдә ир-егетләр, хатын-кызлар, әби-бабайлар гына түгел, ә яшь-яшь балалар да зур өлеш керттеләр. Күбесе военкоматка килгәч, яшьләрен арттырып фронтка юл тотканнар. Партизан булып йоргән балалар арасында Советлар Союзы Геройлары да бар: Марат Казей, Валя Котик, Зина Портнова, Леня Голиков.

2018 елның 24 апрелендә Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр очен “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә педагоглар инвалид балалар өчен шушы геройлар турында видеокино курсәтеп уздылар.

Балалар игътибар белән киноны карагач, узләренең уй-фикерләрен бер-берсенә житкерделәр.

Мондый патриотик чара хәзерге яшусмерләргэ бик файдалы, чөнки һәрбер кеше үз тарихын белергә, онытмаска һәм хөрмәт итәргә тиеш.

 

Социаль педагог Турова Наиля Ринатовна

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International